Ф. Сафиуллина - Самоучитель татарского на каждый день
М.Галиев
Кайту
(əтилəр Җыры)
Олы юлдан яуга киткəн чактатаң жиленнəн томан таралды.Авыл башындагы куш нараткаатлар да бит борылып карады.Һаваларда торна тавышлары,ишетелə канат кагышлары,кошларда да кеше язмышлары,чит Җирлəргə китеп барышлары.
Туган якның хəбəрлəрен белдекызаннардан искəн Җиллəрдəн.КҮплəребез олы юлдан кирекайталмады ерак иллəрдəн.Һаваларда торна тавышлары,ишетелə канат кагышлары,кошларда да кеше язмышлары,чит Җирлəрдəн кайтып барышлары.
З.Мансуров
«Хəзергə…»
«Хəзергə…» — дип кул бирəбезКич кҮрешер ярга да.Җир читенə олагабыз,биштəр асып аркага:«Хəзергə…»
«Хəзергə…» — дип кулын изиЙӨз яшəгəн картлар да.БҮтəн мəңге кҮрешалмасДуслар кала чатларда:«Хəзергə…»
«Хəзергə…» — дип саубуллашып,кҮмелəбез елларга.Җирдə кабат кҮрешмəсəк,очрашырбыз Җырларда…— Хə-зер-гə!..
М.ə»лəмов
* * *
Кич. Кече Тирəн кҮл.Су коенам.Тып-тыныч.Өстə йолдыз, аста йолдыз.Батар идем, эчтə йолдыз,Ул да батса… куркыныч.
М.ə»лəмов
Ай яктыра, йолдызлар яна…
Сагышлы тӨн. Өстə — зəңгəр кҮктəАй яктыра, йолдызлар яна…Һəм китəсе килə чиксезлеккə —Иң ахыргы йолдызларга таба…
Сагышлы тӨн. Зəңгəр кҮктə — тӨптəАй яктыра, йолдызлар яна…Сикерəсе килə мəңгелеккə,Иң ахыргы йолдызга таба.
М.Галиев
Дулкынга карап
Килə дə китə дулкыннар,килə дə китə генə.Кагыла Җиле диңгезнеңсинең ак итəгеңə.
Килə дə китə дулкыннар,килə дə китə генə.Мин дə бит бҮтəнчə идем,бҮтəнчə кичə генə.
Килə дə китə дулкыннар,килə дə китə генə.Тизлəтə йӨрəк тибешенкилəчəк исəбенə.
Килə дə китə дулкыннар,килə дə китə генə.əзер бул синнəн алдарактормыштан китəремə.
Жөрле стильлəрдəн текст үрнəклəреЯЗМАЧЫЛЫК ҺəМ Мə»РИФəТ
Чыганаклар Һəм фəнни эзлəнҮлəр борынгы тӨркилəрнең бик борынгы заманнардан бирле дəҮлəт мəдəниятенə Һəм шуңа бəйлəнешле язма культурага ия булганнары хакында сӨйли.
Соңгы елларда бу хакта сенцациягə якын ачышлар булып тора. Үз вакытында казакъ шагыйре Олжас СӨлəймановның «Аз и Я» исемле китабы шау-шу кузгаткан иде. Ул Үзенең бу китабында тӨрки язма мəдəниятенең, хəтта шумер Һ.б. борынгы культураларда да урын алуы хакында язды.
Соңгы елларда академик М.З.Зəкиев безнең Җирлəрдə Болгар дəҮлəтенə кадəр Үк югары мəдəнияткə ия булган тӨрки Биарм дигəн дəҮлəт хакында Үзенең фикерлəрен язып чыкты.
Идел-Урал буйларында таралган Һəм V–VII гасырларга караган акчалар Һəм алтын, кӨмеш савыт-сабалардагы язулары озак вакытлар бик кҮп галимнəрнең и» тибарында булды ə.Г.МӨхəммəдиев бу язуларның борынгы, моңа кадəр легендар дип исəплəгəн тӨрки цивилизация — тӨркичə Һəм фарсыча Туран, кытайча Кангюй дип аталган дəҮлəткə караганлыклары турында язды. Илнең Үзəге Урта Азиянең Өргəнеч шəҺəре янында булган. ТӨньяктагы Кама, Урал буйлары да дəҮлəтнең чик билəмəлəрен тəшкил иткəн. ə.Г.МӨхəммəдиев шундый тӨрки кабилəлəр дип археологиядə «Имəнкискə культурасы» кабилəлəрен (III гасыр ахыры — VIII йӨз башы) таный. Галим тəңкə, савыт-сабалардагы туран язулары тӨрки рун язуларына кадəр мең елдан артык элек барлыкка килгəн дигəн фикердə тора. Туран язулары тӨркилəргə мең еллап хезмəт иткəннəр.
Алар б.э.к. барлыкка килгəн арами əлифбасына якын. Арами язуы Үзе финикия язуыннан килеп чыккан. ə араминың Үзеннəн соңрак сурия, гарəп, пəҺлəви, уйгыр, монгол язулары туган.
Болгарларга кадəр безнең якларда таралган борынгы тӨрки эзлəр хакында тагын шуны əйтəсе килə. Еш кына галимнəр арасында Азов болгарларының ни Өчен нəкъ безнең якларга килҮлəре хакында сҮз булып ала. Бу тӨбəклəрдə болгарларга кадəр Үк тӨрки мəдəният таралган Һəм тӨрки кабилəлəр яшəгəн икəн, болгарларның безнең якларга килеп тӨплəнҮлəре дə табигый.
Язучы, галим Нурихан Фəттахның Фест дисбесенə багышланган китабы зур кызыксыну белəн укыла. СҮз ХХ гасыр башында ук Крит утравының Фест шəҺəре янындагы борынгы сарай хəрабəлəрен казыганда табылган балчыктан əвəлəп эшлəнгəн дисктагы рəсем-язулар турында бара. Н.Фəттах моннан 3700 еллар элек тӨшерелгəн рəсем-язуны тӨркичə укырга омтыла. Шаман кулында бу диск əйлəнгəндə, (тəсбих тарткан кебек) спираль буенча укып, (карамыйча бармаклар белəн капшап та була)Һəр сҮзне əйтеп барган. Н.Фəттах фикеренчə, бу язу-дисбе борынгы Грециягə кадəр кҮп элек яшəгəн Һəм югары Үсешкə ирешкəн Крит цивилизациясенə карый. Бу китапта борынгы Шумер, Мисыр Һ.б. цивилизациялəрдə дə тӨрки катлам булуы хакында языла.
Н.Фəттах фаразына аваздаш ачыш шулай ук соңгы елларда булды. Бу хакта чит ил Һəм алардан кҮчерелеп Татарстан газеталарында да мəкалəлəр чыкты. 1924 елда Франициянең Виши Өлкəсеннəн бик кҮп кисəклəрдəн торган язулы балчык тактачыклар табыла. Галимнəр аларның 4500 ел элек язылганын исбатлыйлар. Бу язулар бҮгенге кӨндə Франциянең Глозель музеенда сакланганга кҮрə, аларны Глозель язулары дип йӨртəлəр.
Соңгы елларда бу язуларның кҮчермəлəре тӨрек галиме Кязым Миршан кулына килеп элəгə. Галим аларны, бер яктан, борынгы тӨрки руннарына, икенче яктан, этруск язуларына охшатып таң кала. ТӨрек галиме фикеренчə, тӨрки язуы булган Глозель əлифбасы нигезендə этруск, финикия, хəтта грек язулары да барлыкка килгəн. Бу хакта Сорбонна университетында махсус Җыелган конференциядə дə тыңлыйлар. Анда бик борынгы заманнарда Урта Азиядəн Атлантик океанга кадəр югары Үскəн тӨрки цивилизация булган дигəн фикер əйтелə.
Элекке тӨрки дӨньясы турындагы аксиома хəленə Җиткерелгəн карашларның шиккə алынуы дəвам итə. Алда китерелгəн ачышлар, фикерлəр чыннан да фаразлар гына булып калырмы, əллə аларны ныгытырлык башка ачышлар да булырмы — моны вакыт кҮрсəтер.
(Гамиран ђəүлəтђин)
* * *
Хикмəт тə шунда шул. Җиргəн гадəти генə тҮгел, гаҖəп кызыклы авыл булган икəн ул. Вакытында мин шундый авылда яшəҮнең кадерен белмəгəнмен, аның кызыклы кешелəрен, катлаулы тарихын ӨйрəнҮгə əҺəмият бирмəгəнмен. Шулай да аның Үзенчəлеклəре турында миңа бу китабымда кайта-кайта сӨйлəргə туры килер əле. Хəзергə артык Җəелмичə, шуларын гына əйтим: ул бик зур авыл. Анда дҮрт тӨрле халык яши: руслар, татарлар, чувашлар, мордвалар (без аларны мукшылар дип йӨртəбез). Татарлар Үзлəренə, чувашлар Үзлəренə аерым урамурам булып яшилəр. ə руслар белəн мукшылар — аралаш.
Якынрак белеш, яки Җиргəнчə əйтсəк, знакум булмаса, без аларның кайсы мукшы, кайсы рус икəнен аермыйбыз да. ЧӨнки мукшылар кҮбесенчə Үзара да русча сӨйлəшəлəр. Бары да диярлек татарчаны да белə. Тик аны бик Үзлəренчə итеп, Үзгəртеп сӨйлилəр: «Кая киттең?» дип сорыйсы урында «Кая киткəн?» дилəр, «Кая бардың?» урынына «Кая барган?» Татарлар да тӨзəтеп тормый, аларга яраклашып, «Урманга киткəн», «Базарга барган» дип Җавап кайтаралар. Сорау бирергə туры килсə дə, аңарга Җиңелрəк аңлашылсын Өчен, Үзлəренчəлəштереп сорыйлар: «Нихəл, КуҖма дəдəй, синеке картаймаган? Авырмаган?» (Янəсе: нихəл, КуҖма агай, бик картаймыйсыңмы əле, чирлəмисеңме?) Һəм Үзара бик яхшы аңлашалар.